Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына Премьер-министр кандидатурасын тәкъдим итте

2015 елның 25 сентябре, җомга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Илдар Халиковны ТР Премьер-министры итеп раслау турындагы тәкъдимне карауга тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Артем Прокофьев хәбәр итте.

Искәртеп үтик: бүген V чакырылыш Дәүләт Советының унынчы утырышы уза. ТР Хөкүмәте Рәисе кандидатурасын караудан тыш, депутатларга вице-премьерлар кандидатураларын да расларга кирәк булачак.

Бүгенге утырыш көн тәртибенә президиум тарафыннан барлыгы 23 мәсьәлә чыгарылган иде.


"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International