Кадерле әлмәтлеләр! Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!

2015 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Сезне ел буе көтеп алган иң мөхтәрәм, иң изге бәйрәмебез – Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Мөселман дөньясында иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме үзен мөэмин дип санаган һәрбер кеше өчен рәхим-шәфкатькә, гаделлеккә һәм рәхимлеккә өндәүче Хак Тәгаләнең рәхмәте булып тора. Бу көндә без һәркайсыбыз аеруча игелекле гамәлләр кылырга ниятлибез, әҗер-савапларга ирешергә өметләнәбез, хәләл корбан итләрен фәкыйрьләргә, шәкертләргә, туган-тумачаларга сәдака итеп бирәбез. Ихлас рәвештә без әдәп-әхлак кануннарына тугъры калырга, бер-беребезне рәнҗетмичә, татулыкта яшәргә тырышабыз.

Корбан бәйрәмендә без миһербанлык һәм шәфкатьлелек хакында еш уйланабыз. Игелекле гамәлләр кылып, корбан чалып мохтаҗларга ярдәм итү бу бәйрәмнең никадәр тирән мәгънәгә ия икәнен күрсәтә.

Хөрмәтле милләттәшләр!

Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын, өйләрегезгә бәрәкәт һәм иминлек иңсен, барлык күркәм эш-гамәлләрегездә зурдан-зур уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм күңел тынычлыгы бирсен. Шатлыклы һәм нурлы Корбан бәйрәме безнең барыбызны да алга таба рухи каммиллеккә ирешүгә һәм туган төбәгебез файдасына нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын иде. Корбан бәйрәме һәр өйгә, һәр гаиләгә иминлек һәм бәрәкәт китерсен, үзегезгә һәм якыннарыгызга күңел күтәренкелеге, бәхет, тынычлык һәм исәнлек-саулык телим.


Әлмәт муниципаль                                                                                  А.Р.Хәйруллин
районы башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International