Автомобильдән баш тарту көнен “Альметьевский вестник” газетасы журналистлары үзенчәлекле итеп уздырды. Шәһәрнең велосипед юлларын сынап, “Яшьлек” , “Шәмсенур” паркында һәм Шарлавыклы буада сәяхәт кылды. Без анда нефтьчеләр башкаласының матурлыгына сокланып, юлларның уңайлы булуына куанып кына йөрмәдек, халык белән аралашык, фикерләрен белдек. Әлмәтлеләр бик теләп үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Безгә сәяхәт кылу мөмкинлеге биргән өчен “ВелоДрайв” велосипедлар прокаты, шәхсән аның җитәкчесе Марат Исрафиловка олы рәхмәтебезне белдерәбез.