Казан теннис буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
27 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Казан теннис академиясе үз тарихында бишенче тапкыр Россия чемпионатын кабул итәчәк, чарада илнең 58 шәһәреннән 150 дән артык теннисчылары катнашачак. Чемпион титулы биш разрядта уйналачак: парлы һәм шәхси (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында) һәм парлы катнашта.

Татарстан данын чемпионатта 14 спортчы яклаячак. 30 сентябрьдә, чемпионат кысаларында, Казан теннис академиясендә беренче тапкыр теннис фестивале узачак.

Казандагы беренче теннис фестиваленә килүчеләрне бай эчтәлекле программа, танылган теннисчылар белән автограф-сессия, Казан теннис академиясеннән һәм Россия чемпионаты партнерларыннан бүләкләр көтә.

Бәйрәм башлануы һәм Россия чемпионаты ачылыш тантанасы 18.30 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International