«Татнефть» нефть чыгару объектларын Әлмәт-Калейкино магистраль нефть үткәргеченә тоташтыралар

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
«Транснефть – Прикамье» АК «Татнефть» нефть чыгару объектларын Әлмәт-Калейкино магистраль нефть үткәргеченә тоташтыру проектын чынга ашыру кысаларында әзерлек эшләренә кереште.

«Транснефть» АК" ААҖ тоташтыруга техник шартлар 2015 елның августында куелды.

Проектны чынга ашыру кысаларында, «Транснефть – Прикамье» АК магистраль нефть үткәргече системасына күкертле нефтьне кабул итүне арттыру максатыннан (елына 20 млн тоннадан 23,5 млн тоннага кадәр) ике кабул итү-тапшыру пункты төзелеше планлаштырыла.

Төзелеш-монтажлау эшләрен үткәрү вакыты якынча 2018 елның гыйнвар-сентябренә билгеләнгән. Яңа объектларны файдалануга тапшыру 2018 елның ноябренә планлаштырылган.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International