Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәр активы белән планерка уздырды. Киңәшмә 18 сентябрь көнне Рөстәм Миннехановның рәсми рәвештә ТР Президенты вазифаларын башкаруга керешүе, булып узган инагурация тантанасы хакында сөйләүдән башланды. Шул ук көнне юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Иртәнге планеркада авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов урып– җыю эшләренә йомгак ясалды. Бу атна ахырында шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылачак. Планерка ахырында бу атнага планлаштырылган чаралар хакында сүз булды.