Бүген ӘМР башкарма комитетында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Аның эшендә ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе секретаре, өлкән юрисконсульт, полиция подполковнигы Альберт Ишниязов, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Гирфанов, Әлмәт районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе Валерий Гиздатуллин һәм башкалар катнашты.
Альберт Сөнгәтуллович үзенең чыгышында ассызыклап узганча, республика юлларында юл–транспорт хәлакәтләре, үлемнәрнең арту динамикасы күзәтелә. Агымдагы елның 8 аенда 298 кешенең гомере өзелгән.10 район арасында Әлмәт әлеге күрсәткечләрнең югары булуы белән аерылып тора.