Тимур Ногуманов АРНУ эшчәнлеге белән танышты

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президентының эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногуманов һәм Президентның парклар, скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман Әлмәт нефтьүткәргеч идарәсе җитәкчесе Азат Гәрәев белән очрашып, предприятие эшчәнлеге белән таныштылар.

Бүген АРНУ карамагында 1000 км озынлыктан артык нефть үткәргеч, 21 резервуар, 11 нефть куу станциясе, 45 магистраль насос агрегатлары, 300 дән артык төрле техника исәпләнә. Тимур Ногуманов билгеләп узганча, предприятие Әлмәтнең икътисади – социаль үсешенә зур өлеш кертә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International