Әлмәт спортчылары кикбоксинг буенча Европа чемпионы бул дылар

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Айрат Хәйруллин Әлмәтнең кикбоксерлары белән очрашты. Очрашуның төп темасы безнең спортчыларның Испаниядә узган Европа беренчелегендә яулаган олы җиңүләре булды. Турнирда 36 Европа иленнән 1341 спортчы катнашкан иде.

Айрат Ринатович егетләрне тәбрикләп, ихлас котлауларын җиткерде. Денис Скворцов, Ширхан Гусейнов үзләренең уңышлары, ярышлардан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Очрашу барышында киләчәккә планнар, спортның әлеге төрен үстерү буенча да сөйләшүләр булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International