“Әлмәт – Водоканал” акционерлык җәмгыятенең презентациясе булды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Бүген “Әлмәт – Водоканал” җәмгыятендә предприятиенең эшчәнлегенә багышланган очрашу булып узды. Аның эшендә Айрат Хәйруллин, “Әлмәт – Водоканал” җәмгыяте генераль директоры Раушан Хафизов катнашты. Чара башланганчы җитәкчеләр һәм кунаклар предприятиенең производство объектларында булдылар.

“Әлмәт – Водоканал” ы бүген республиканың иң эре оешмаларының берсе. Биредә 460 тан артык кеше хезмәт куя. Төп бурыч– халыкны югары сыйфатлы чиста су белән тәэмин итү.
Предприятие тарафыннан 527 км җир асты коммуникацияләре, шул исәптән 286 км. озынлыкта чиста су линиясенә, 241 км канализация торбаларына һәм 19 насос станцияләренә хезмәт күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International