Әлмәттә шәһәр төзелеше Советы утырышы булып узды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Бүген шәһәр төзелеше Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эшендә “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ӘМР башкарма комитеты вәкилләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илвир Габдуллин алып барды.
 
Көн тәртибендә нигездә күп катлы йортлар һәм эшмәкәрлеккә кагылышлы объектлар төзелеше тикшерелде. Арадан “Яшьлек” микрорайонында салынырга тиешле 400 фатирлы йорт проекты гына бер тавыштан кабул ителде.
Шәһәр төзелеше әгъзалары законнарны бозмаска, үз белдекләре белән генә төзелеш эшләре башламаска киңәш иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International