Әлмәттә “ТаграС–Холдинг “ ҖЧҖ идарә әгъзалары утырышы булды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Бүген Әлмәттә “ТаграС–Холдинг “ ҖЧҖ идарә әгъзалары утырышы булып узды. Аның эшендә Айрат Хәйруллин, “ТаграС–Холдинг “ ҖЧҖ идарә рәисе, генераль директор Гали Ганиев катнашты. Очрашуда сүз холдингның эшчәнлеге, киләчәккә билгеләнгән планнар турында барды.

“ТаграС– Холдинг” нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү буенча тулы комплекслы сервис хезмәте күрсәтүче, югары инфраструктуралы компания.
Холдинг 2014 ел дәвамында 108 млрд сумлык эш башкарган, эшчеләр саны 47 мең кеше, уртача хезмәт хакы 35,5 мең сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International