Әлмәттә беренче кыңгырау яңгырады

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
1 сентябрь – беренче кыңгыру бәйрәме. Җәйге каникуллардан соң балалар кабат белем йортына җыелды. Район һәм шәһәр мәктәпләренә бүген 22 меңнән артык укучы килде.
Шуларның 2397 се беренче сыйныфка килүчеләр. Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче мәктәптә яңа уку елы башлану уңаеннан тантаналы линейкада Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Президентының эшмәкәрләренең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногуманов катнашты.

Агымдагы елда 25 нче мәктәпкә 134 бала кабул ителгән, 98 укучы 11 нчы сыйныфка бара. Тимур Ногуманов укучыларга ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннехановның мөрәҗәгатен укыды.

Яңа ук елы башлану белән укучыларны Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дмитрий Садетдинов һәм 25 нче мәктәп директоры Резеда Заһретдинова тәбрикләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International