Татарстанга сөтчелек терлекчелеген үстерүгә 628 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Алар исәбендә кыска вакытлы кредитларның процент ставкасының бер өлешен кайтару белән бәйле чыгымнарны каплауга субсидия бар

 РФ субъектларына федераль бюджеттан 5,15 млрд сум күләмендә субсидия билгеләнгән. Сөтчелек терлекчелеге өчен объектлар төзелешенә һәм реконструкциягә инвестицион кредитларның процент ставкасының бер өлешен кайтару белән бәйле чыгымнарны каплауга 616 млн сум субсидия бүленгән.

Субсидия барлыгы 72 төбәккә бирелә, диелгән бүген дөнья күргән РФ Хөкүмәте карарында.

Моннан тыш, Татарстанга сөтчелек терлекчелеген үстерүгә кыска вакытлы кредитларның процент ставкаларын кайтару өчен 12,4 млн сум күләмендә тагын субсидия бүлеп бирелгән. Бу максатларга федераль бюджеттан 84 төбәккә 300 млн сум каралган. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең 18 авгутта имзаланган карарында белдерелгән.

Субсидияләр 2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал базарларын көйләү буенча дәүләт программасының “Сөтчелек терлекчелеген үстерү” бүлеге кысаларында бирелә.


"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International