Татарстанда көзге культураларга беренчел игътибар бирә башладылар

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Хәзер көзге бодайның «Дарина» һәм «Универсиада» сортлары сынау уза.

Татарстанда начар һава шартларында да тотрыклы уңыш бирә торган көзге культураларга беренчел игътибар бирә башладылар. Хәзер көзге бодайның «Дарина» һәм «Универсиада» перспективалы яңа сортлары сынау уза. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында белдерделәр.

«Дарина» корылыкка чыдамлы сорт, ә «Универсиада» тотрыклы уңыш бирә. Киңәшләрне үтәгән очракта яңа сортлар стандарт сортлардан уңыш буенча нык аерыла, дип белдерә галимнәр. Иң мөһиме, бу ике сорт та Татарстанның климатик шартларына адаптацияләнгән.

Көзге культуралар 19-20 августта чәчелә башлый. Үсемлекләргә кышкы әзерләнү, ягъни тиешле күләмдә шикәр туплау, чыныгу процессын узу өчен 50 көн чамасы кирәк.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International