Татарстанда ярты елда уртача хезмәт хакы 28,6 мең сумга җиткән

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Мониторинг мәгълүматлары буенча хәзер республикада уртача 33,9 мең сум акча эшлиләр

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы 28 мең 637 сум 50 тиен тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстатның социаль өлкә һәм фән хезмәткәрләренең аерым категориясе хезмәт хаклары мониторингында белдерелә.
Мониторинг нәтиҗәләре буенча, бу чорда республикада гомуммәгариф өлкәсендә уртача хезмәт хакы 26 мең 429 сум тәшкил итә. ТР да укытучыларның уртача хезмәт хакы – 33 мең 958 сум.
Шулай ук социаль өлкә һәм фән хезмәткәрләренең хезмәт хаклары үсешендә дә уңай динамика күзәтелә. Элеккеге мониторинг материалларында, 2015 елның гыйнвар-март айларында уртача хезмәт хакы 27 мең 207 сум, шул исәптә гомуммәгариф өлкәсендә – 22 мең 435 сум, укытучылар – 28 мең 189 сум.
Хәзер иң зур хезмәт хакы югары һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучыларында – 44 мең 340 сум. Бу Татарстан буенча уртача хезмәт хакының 154,8 процентын тәшкил итә.
Иң аз хезмәт хакы кече медицина персоналында – уртача 15 мең 147 сум, бу республика буенча уртача хезмәт хакының 52,9 процентын гына тәшкил итә.


"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International