ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов секция нәтиҗәләре белән танышуын һәм социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның актуаль мәсьәләләргә игътибар бирелүенә тагын бер кат инануын искәртте һәм II форум уздырылганнан соң күп нәрсә үзгәрүен ассызыклады. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен билгеләп үтү, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру җәмәгатьчелекнең эшчәнлеге нәтиҗәсе, дип атады ул. "Сәламәтлек саклау, белем бирү, хокук саклау, хокукый белем бирү, социаль яклау, хәйриячелек, мәдәният өлкәләрен актив җәмәгатьчелектән башка хәзер күз алдына да китереп булмый. Республиканың күпчелеге эшлекле һәм инициативалы, гражданлык позицияле булган кешеләр, - диде һәм республика үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен хөрмәтен һәм рәхмәтен җиткерде. - Дәүләт һәм гражданлык җәмгыятенең партнерлык мөнәсәбәтләре бер-берсенең социаль йөкләмәләрен тану һәм үзара кызыксынуга корылган. Социаль юнәлештә эш алып баручы коммерцияле булмаган оешмаларның Казанда ресурс үзәге ачылу да уңай нәтиҗәләр бирде", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм шундый үзәкләрне республиканың башка калаларында да булдырырга кирәклегенә басым ясады. Ул шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларга ел саен 10 миллион сум күләмендә грант бүлеп биреләчәген дә хәбәр итте.
Муниципаль программаларның әлеге оешмалар өчен зур ярдәм булуын искәртте Татарстан җитәкчесе, Алабуга, Түбән Камада шундый программалар эшләвен үрнәк итеп куйды. "Быел Татарстан Җәмәгать палатасы оешуга 10 ел тула. Шул вакыт эчендә ул җәмәгать оешмалары үзәгенә әверелде һәм аның дәрәҗәсе төбәкара дәрәҗәдә үсте. Республикада барлык җитди карарлар да Җәмәгать палатасы фикерен исәпкә алып кабул ителә, - диде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм ТР Җәмәгать палатасына республика парламентына закон инициативалары белән чыгу хокукын бирү мөмкинлеге хакында хәбәр итте. Бу гамәл Җәмәгать палатасының дәрәҗәсен күтәрүен искәртте ул. Республика Җәмәгать палатасы рәисененең әлеге палата әгъзалары бу оешмада ике ел гына эшләү хокукына ия булырга һәм җәмәгать оешмалары советларына элеккеге түрәләрне сайламаска дигән фикер белән килешүен дә белдерде.
Республика җитәкчесе шулай ук ММЧ вәкилләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә йөкләмә бирде һәм форум резолюциясендәге ММЧ вәилләре арасында форумны иң яхшы яктыртучылар арасында конкурс үткәрергә дигән пунктны хуплавын әйтте.