Үткән тәүлектә Татарстанда 3390 тонна чамасы сөт җитештерелгән

2015 елның 18 августы, сишәмбе
Үткән тәүлектә Татарстанда 3389,8 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 127,2 тоннага күбрәк, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Үткән айга караганда, продуктлык 75,9 тоннага кимегән. Узган көн белән чагыштырганда, продукция күләме 3 тоннага кимегән. Һәр сыердан уртача 14,5 кг сөт савып алынган.
Үткән тәүлектә һәр сыердан 18,7 кг сөт савып алган Әтнә районы, Балтач (17,9), Мамадыш (17,5), Буа (17,2) районнары терлекчеләре лидерлык итә.
Шул ук вакытта Чирмешән, Әлмәт, Менделевск, Спас районнары һәр сыердан бары 9,5-10,7 кг сөт савып алган.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International