Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
“Kazan Expo WorldSkills Arena” күргәзмәләр комплексы үзен үзе тәэмин итә торган заманча үзәк булачак – В.Шәйхразиев
2015 елның 18 августы, сишәмбе
2019 елда уздырылачак “WorldSkills Competition” һөнәри осталык дөнья чемпионаты финалына Татарстанның Лаеш районында мәйданы 100 мең кв.мдан ким булмаган “Kazan Expo WorldSkills Arena” күргәзмәләр комплексы төзеләчәк. Ул халыкара таләпләргә җавап бирә торган заманча үзәк һәм ярышларны үткәрү өчен төп мәйданчык булыр дип планлаштырыла.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев хәбәр итте.
"Татар-информ"
Ул WSI вәкилләре, Татарстан башкаласының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлеген бәяләү өчен Казанга килгәч, “Казан” халыкара аэропорты каршында төзеләчәк комплексның нигез ташын салыну тантанасы уздырылуын искәртеп, хәзерге вакытта проект эшләре алып барылуына игътибар юнәлтте.
“Әзер проектны без ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка күрсәтергә, шуннан соң “WorldSkills International” халыкара хәрәкәте белән килештерергә, финанслау чыганагын һәм подрядчыны билгеләп, төзү эшләрен башлап җибәререгә тиеш. Объектны 2018 елда төзеп бетерү ниятләнә. Төзелеш тәмамлангач, анда сынау чаралары – “WorldSkills” 2018 һәм 2019 еллар төбәк һәм илкүләм чемпионатларын уздыру һәм, шул рәвешле, комплексның тулысынча әзер булуын күрсәтү бурычы тора”, – дип сөйләде ул үзенең чыгышында.
Әлеге күргәзмәләр комплексы үзен үзе тәэмин итә торган үзәк булыр дип планлаштырыла. “WorldSkills Competition” ярышларын үткәргәннән соң, Татарстан, шулай ук Россия төбәкләре предприятиеләре анда үз чараларын оештырыр дип күзаллана. “Биредә иркен конференц-холлар, кунакханә, кафе-рестораннар, парковка урыннары, шулай ук поездда, самолетта, машинада килү мөмкинлеге була. Кыскасы, бу комплекс башкалабызның яңа үсеш дәрәҗәсен тәэмин итәчәк, дип билгеләп узды вице-премьер.
Ул Россиянең “WorldSkills Competition” хәрәкәтенә чагыштырмача күптән түгел, моннан 3 ел элек кушылуын искәртеп, Казанның 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты финалын үткәрү хокукын яулавын зур җиңү буларак бәяләде. Васыйл Шәйхразиев хәзерге вакытта Татарстан алдында ярышларны уздыру бурычы гына түгел, ә республиканың һөнәри белем бирү йортларында, шулай ук предприятиеләрдә, оешмаларда халыкара һөнәри стандартларны кертү бурычы торуын билгеләп узды. “Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә уздырылган ярышларда, әйтик, катнашучыларыбызга Россиядә файдаланылмый торган җиһазлар – эретеп ябыштыру аппаратлары, станоклар белән очрашырга туры килде. Булмаган әйбердә, билгеле, “бишле”гә эшләп булмый”, – диде ТР Премьер-министры урынбасары.
Брифингта катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов китергән мәгълүматларга караганда, 11-16 августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә уздырылган “WorldSkills Competition” һөнәри осталык дөнья чемпионаты финалында дөньяның 70 иленнән 1,2 мең конкурсант һәм 3 меңнән артык эксперт катнашкан. Ярышларда катнашучылар 50 компетенция буенча көч сынашкан. Россия җыелма командасы шуның 30ында катнашып, 6 медальгә лаек булган һәм 14 урын яулаган. Кызганыч ки, безнең ил командасы составында Татарстаннан катнашкан 3 студент 11нче, 18нче һәм 19нчы урыннар алып, Россиягә медаль китерә алмады.
Васыйл Шәйхразиев фикеренчә, югары сыйфатлы продукция булсын, предприятиеләргә иске җиһазларны заманчаларына алыштыру зарур. Моның белән генә эш бетми: техникумнарда, көллиятләрдә аларда эшләргә өйрәтүче осталар, укытучылар һәм, әлбәттә, студентлар булырга тиеш.
2019 елда уздырылачак “WorldSkills Competition” һөнәри осталык дөнья чемпионаты финалы Татарстанга яңа омтылыш биреп, халыкара һөнәри стандартларны кертү һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча зур этәргеч булыр, дип ышаныч беледерде вице-премьер.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз