Татарстанда 834 мең га мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган - Марат Әхмәтов

2015 елның 15 августы, шимбә
2015 елның 15 августына Татарстанда 834 мең га мәйданда игеннәр суктырылган, бу барлык мәйданнарының 53 проценты дигән сүз. Балыгы 1,8 млн. тонна икмәк җыеп алынган.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Республика буенча урып-җыю эшләренең барышы турында Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, уңыә гектарыннан 21,3 центнер чыга (2014 елда 22,3 центнер булган). Ул шулай ук урак өсте алдынгыларын да атады. Бу - Әлки, Апас, Зәй, Буа, Нурлат районнары.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, җыеп алынган мәйданнар буенча Менделеевск, Чирмешән, Тукай, Алабуга, Югары Ослан, Мөслим районнары артта бара.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International