Татарстанда 1,5 млн тоннадан артык ашлык җыеп алынган

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Урак өсте башланганнан бирле 742,7 мең гектардан бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган яки барлык мәйданчыкның - 46 процентыннан

Татарстанда 1 млн 577,1 мең тонна ашлык җыеп алынган, гектарыннан уңыш уртача 21,2 центнер тәшкил итә. Урак өсте башланганнан бирле 742,7 мең гектардан бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган яки барлык мәйданчыкның - 46 процентыннан, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Урып-җыю эшләре буенча Аксубай, Зәй, Нурлат, Апас, Буа, Әлки һәм республиканың башка районнары әйдәп бара.

"татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International