Әлмәттә спорт мәйданчыклары ачылу дәвам итә

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Бүген тантаналы шартларда Тимирязов урамы 39 нчы йорт(5нче мәктәп территориясе) янында тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды.

Республика программасы кысаларында гамәләгә куелучы әлеге объектларның саны Татарстан буенча 127 дән артык. Нефть башкаласында агымдагы елда гына да 13спорт мәйданчы ачылган. Ел ахырына кадәр яңадан шундый 5 объект төзү планда каралган.

Чыгышлар, тәбрикләүләр һәм акцияләр белән аралашып барган тантана ишек алды командалары арасында уздырыла торган спартакиада ярышлары белән дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International