Айрат Хәйруллин: “Спорт мәйданчыклары безнең шәһәрдә мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш”

2015 елның 12 августы, чәршәмбе
Бүген Әлмәтнең “Дуслык” микрорайонында урнашкан Мөхәммәдьяр бульварында чираттагы спорт мәйданчыгы ачылды.
Әлеге мәйданчык футбол һәм баскетбол өчен җиһазландырылган. Ачылу тантанасы кысаларында балаларга бәйрәм программасы әзерләнгән иде. “Басымыңны үлчә” дигән акция уздырдылар.
Спорт мәйданчыгы ачылу белән микрорайонда яшәүчеләрне район хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрикләде.

Тантаналы ачылыштан соң ике ишек алды командасы арасында футбол буенча спартакиада ярышлары башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International