Фәрит Мөхәммәтшин: “Без сайлау кампаниясенең хәлиткеч стадиясенә керәбез”

2015 елның 12 августы, чәршәмбе
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Көньяк – Көнчыгыш активы белән очрашып, алда көтелгән сәяси вакыйгалар – сайлаулар турында сөйләште. Теркәлү һәм алдан тавыш бирү процедураларын уңышлы узып, кандидатлар сайлаучылар тавышы өчен көрәш башлады.
 
ТР Дәүләт Советы рәисе бернинди технологияләрнең дә шәхси очрашуларны алыштыра алмавын билгеләп узды.“Аралашу вакытында туган әңгәмә ике як өчен дә файдалы,”– диде ул.

Искәртеп узабыз, бердәм тавыш бирү көне 13 нче сентябрьдә Президент һәм җирле Советларга 7716 депутат сайланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International