Тимур Ногуманов Әлмәтнең күп балалы гаиләләрендә булды

2015 елның 12 августы, чәршәмбе
Бүген ТР Президентының эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногуманов Әлмәттә булды һәм эш барышында күп балалы ике гаилә белән танышты.

“Мин ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча күп балалы гаиләләрнең проблемалары белән танышу өчен килдем. Сезнең теләк, тәкъдимнәрегез республика җитәкчелегенә җиткереләчәк,” – диде Тимур Дмитриевич Бадриовлар гаиләсе белән очрашу вакытында.

Икенче гаилә - Саблиннарда – 9 бала: 7 кыз һәм 2 малай тәрбияләнә. Алар да очрашу барышында үзләренең проблемалары белән уртаклаштылар.
Әлмәт районында 1633 күп балалы гаилә исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International