Үткән тәүлектә Татарстанда тулаем сөт күләме 3430,3 тонна тәшкил иткән

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Үткән түлектә Татарстанда тулаем сөт күләме 3430,3 тонна тәшкил иткән. Бу узган елгы шушы ук вакыттагы белән чагыштырганда 127, 5 тоннага күбрәк, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Агымдагы ел башы белән чагыштырганда, сөт күләме 35,4 тоннага кимегән. Үткән тәүлек белән чагыштырганда, сөт күләме 3,1 тоннага кимрәк. Үткән тәүлектә һәр сыердан уртача 14,7 кг сөт савып алынган.

Әтнә, Саба, Балтач, Мамадыш, Буа, Кукмара, Актаныш һәм ТР ның башка районнары терлекчеләре уңышлы эшли.

Ә Ютазы, Лаеш, Лениногорск, Бөгелмә, Аксубай, Сарман, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мөслим һ.б. районнарда сөт күләме кимү күзәтелә.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International