Татарстан торак төзелешен үстерүгә 377 млн сум субсидия ала

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Татарстанга федераль бюджеттан 2011-2015 елларга "Торак" федераль максатчан программасының "РФ субъектлары торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру" ярдәмче программасы кысаларында торак төзелешен үстерү программалары чараларын тормышка ашыруга 377,8 млн сум акча бүленгән.

Агымдагы елда конкурста сайлап алынган 12 төбәк арасында әлегә максатка 2,99 млрд сум акча бирелгән. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

"Бу федерация субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарын нәтиҗәле шәһәр төзелеше сәясәтен үткәрүгә, эконом класслы торак төзелеше һәм торак төзелеше базарында көндәшлекне үстерү өчен шартлар тудыруга мөмкинлек бирәчәк", - диелгән тиешле карарга аңлатма язуында.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International