Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар биләгән чәчүлекләрнең 611,7 мең гектарында ашлык суктырылган

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар биләгән чәчүлекләрнең 611,7 мең гектарында ашлык суктырылган, бу барлык мәйданның 38 процентын тәшкил итә.

Шул хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.

Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар – көзге бодай, арыш, арпа һәм борчак чаптырыла. Бигрәк тә Әлки, Апас һәм Нурлат, Буа, Зәй районнары лидерлык итә.
Менделеевск, Тукай, Югары Ослан, Мөслим, Алабуга игенчеләренең күрсәткечләре түбәнрәк.

Бүгенгә, гектарыннан уртача 21,4 ц уңыш чыкканда, 1308,3 мең тонна ашлык суктырылган.

"Татмедиа"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International