Айрат Хәйруллин: “Мин яраткан ишек алды” проекты безнең һәрберебез өчен мөһим булсын иде”

2015 елның 8 августы, шимбә
Капиталь ремонтланган йортлар һәм балалар мәйданчыклары ачу дәвам итә. Бүген 8 март урамы 25 нче йорт ишек алдында ике бәйрәм бергә узды.

Республика программасы буенча Әлмәттә ел ахырына кадәр 34 торак йорт капиталь ремонтланачак, 45000 кешенең яшәү шартлары яхшыртылачак.

Бәйрәм тантанасы ишек алдында сафка бастырылган балалар мәйданчыгы ачу тантанасы белән дәвам итте. Билгеле булганча, әлеге проект ӘМР хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән тормышка ашырыла.Тантана вакытында хакимият башлыгы ассызыклап узганча, яңа ачылган балалар мәйданчыкларында уйнарга, аралашырга, дуслашырга мөмкинлек булачак.”Безнең һәрберебез үзенең ишек алды белән яши. Шуның өчен дә, “Мин яраткан ишек алды” проекты безнең һәрберебез өчен мөһим булсын иде дигән телктә калам,” – диде Айрат Хәйруллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International