Әлмәттә “Мин яраткан ишек алды” проекты буенча 10 нчы балалар мәйданчыгы ачылды

2015 елның 7 августы, җомга
Бүген Сөләйманова урамы 1 нче йорт ишек алдында тантаналы шартларда балалар мәйданчыгы ачылды.
 
Район хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән тормышка ашырылучы “Мин яраткан ишек алды” проекты ишек алды территорияләрен төзекләндерү, балаларның ялын тәэмин итү, халыкны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартуга юнәлдерелгән.

Балалар мәйданчыгы ачылу тантанасы белән җыелган халыкны Айрат Хәйруллин тәбрикләде. Чыгышлрадан соң ачык төсләргә буялган искиткеч матур мәйданчык балалар карамагына күчте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International