Әлмәт муниципаль районының берләштерелгән XLVI сессиясе булып узды

2015 елның 7 августы, җомга
Бүген Әлмәт муниципаль районының берләштерелгән XLVI сессиясе булып узды. Аның эшендә район хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин, шәһәр һәм район депутатлары, сайлау комиссиясе әгъзалары, Башкарма комитет һәм Совет хезмәткәрләре , шәһәр активы катнашты.

Көн кадагында районда милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә багышланган мәсьәләләр каралды, милли сәясәтне тормышка ашыруга бәйле дәүләт программаларының үтәлеше тикшерелде.

2015 елның беренче ярты еллыгында халыктан килгән мөрәҗәгатьләр буенча ӘМР Советы аппараты җитәкчесе Ринат Шәйхатаров чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International