Рөстәм Миннеханов Әлмәтнең җиләк басуларын карады

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов эш визиты белән Әлмәттә булды. ТР Премьер– министры, Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов, ӘМР хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин озатуында ул “Ягодная долина” җәмгыятенең җиләк басуларын карады.
 Җиләк кластеры Әлмәттә агымдагы елның апрель аенда Айрат Хәйруллин инициативасы белән оештырылган иде. Бүгенге көндә биредә 130 км озынлыктагы җиләк һәм 50 км озынлыктагы кура җиләге
түтәлләре бар.
 Җиләк кластеры әлмәтлеләрне һәм республиканың көньяк –көнчыгышын сыйфатлы җиләк– җимеш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International