Рөстәм Миннеханов Әлмәттә урып – җыю эшләренең барышы белән танышты

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов эш визиты белән Әлмәттә булды. ТР Премьер– министры, Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов, ӘМР хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин озатуында ул район хуҗалыкларында булып, урып– җыю эшләрнең барышы белән танышты.

Рөстәм Миннеханов җитәкчеләр һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашу вакытында, бүгенге көндә ихтыяҗ булган юнәлешләрне үстерергә кирәклегенә басым ясады.
–Җир эшләргә тиеш! Бигрәк тә фермер, шәхси йорт яны хуҗалыкларын үстерергә кирәк. Аларның дәүләт тарафыннан бирелгән адреслы ярдәмне алуларына, программаларда катнашуларына ирешү мөһим,– дип ассызыклады республика лидеры.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International