Әлмәт районында яңа ФАП ачылды

2015 елның 3 августы, дүшәмбе
3 август көнне Тихоновка бистәсендә шатлыклы вакыйга булды – яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.

Хәзер биредә яшәүче 1781 кеше, шул исәптән 225 бала һәм 438 өлкән яшьтәге кеше беренчел медицина ярдәмен яңа, заманча, чиста һәм җыйнак ФАПта алачак.

Аны ачу тантанасында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин катнашты. Тантанадан соң яңа ФАП мөдире Сирена Заярская кунаклар һәм тихоновкалылар өчен экскурсия үткәрде. Чара концерт программасы белән төгәлләнде.

"Татмедиа"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International