Эшлекле дүшәмбе

2015 елның 3 августы, дүшәмбе
Бүген башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәр активы белән планерка уздырды. Киңәшмә башланганчы ул Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимовны Казан Сабан туенда яуланган җиңүе белән котлады. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Сабан туенда төп приз– тәкә һәм “Лада Калина” машинасы өчен 200 дән артык батыр бил алышты.

Планерка барышында Айрат Хәйруллин узган атнага йомгак ясады. “Минем яраткан ишек алды” проекты кысаларында шәһәрдә һәм районда балалар һәм спорт мәйданчыклары ачыла, капиталь төзекләндерелгән йортлар куллануга тапшырыла. Айрат Ринатович “Халык контроле” системасы буенча кергән сорауларга аеруча игътибарлы булырга, хәл итү юлларын табарга кирәклеген ассызыклады.

Планеркада райондагы миграцион ситуация буенча да доклад тыңланды.
Әлмәт суд приставларының эшчәнлеге хакында Әлмәт районы буенча бүлек җитәкчесе Гөлназ Мөхәммәтшина сөйләде. Бурычлылар арасында торак – коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең күп булуы да ачыкланды. Башкарма комитет җитәкчесе бу юнәлештә эшне туктатмаска, закон белән рөхсәт ителгән чараларны кулланырга кирәклеген билгеләп узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International