Россия армиясенең горурлыгы – һава десанты гаскәрләре оешуга 85 ел

2015 елның 2 августы, якшәмбе
Һава десанты гаскәрләре көне 2006 елда РФ Президенты Указы нигезендә һөнәри бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән иде. Әлеге гаскәрдә хезмәт итүчеләр Россия хәрби көчләре тарихының данлы үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге булып исәпләнә.
 
Бүген Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта әлеге юбилей чараларына багышланган тантана узды. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин тәбрикләде.
 
Әлмәт районында 1500 дән артык десантчы яши, шуларның 32 се Әфган, 34 е Көньяк Кавказда барган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары 11 Әлмәт десантчысына юбилей медальләре тапшырды.
Чара Мәңгелек утка чәчәкләр салу һәм күңел ачу программасы белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International