Айрат Хәйруллин Габдрахманда тантаналы рәвештә балалар мәйданчыгы ачты

2015 елның 1 августы, шимбә
Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин районның иң төзек, социаль инфраструктурасы югары үсеш алган авыл җирлекләренең берсе – Габдрахманда булды. Авылның Исламов урамында төзелгән балалар мәйданчыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән тормышка ашырылучы “Минем яраткан ишек алды” дигән проект кысаларында ачылган объектларның җиденчесе.

Мәйданчык ачылу тантанасында балаларга әкият персонажлары катнашында күңел ачу чаралары, өлкәннәр өчен концерт программасы оештырылды.
Үзенең чыгышында Айрат Хәйруллин авылның күп еллык тарихы булуын, торак пунктның югары инфраструктура үсеш алуында нефтьчеләрнең роле зур булуын ассызыклады.
Тантаналы ачылыштан соң башкарма комитет җитәкчесе Габдрахманның социаль объектлары белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International