ТНВдагы “7 дней” программасында Әлмәтне күрсәтәчәкләр

2015 елның 31 июле, җомга
“Яңа гасыр” ТРК генераль директоры, әлеге тапшыру авторы һәм алып баручысы Илшат Әминов җитәкчелегендәге төркем Әлмәттә булып китте.

Алар төзелеп килүче “Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт маршруты буенча безнең район аша уза торган трассаны карады. Шәһәр сусаклагычында, җиләк плантациясендә дә булды төркем. Шулай ук казанлылар шәһәр паркын да күзәтте.

Тапшыруда Әлмәт торба заводы, шәһәр һәм район юл челтәрендә башкарылган ремонт, ТОС эшчәнлеге һәм төзелеп килүче “Шәмсенур” скверы хакында да сөйләячәкләр.

Тапшыру 2 август көнне 18.30, 21.00 сәгатьләрдә эфирга чыгачак.

"Татмедиа"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International