Татарстанда кече елгалар буенча экологик экспедиция старт ала

2015 елның 31 июле, җомга
Проект Идел һәм Чулман су саклау зоналары елына багышлана, ул 2016 елда Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча уза

3 августта Рус география җәмгыятенең Чистай бүлеге инициативасы белән Татарстанның кече елгалар буенча экологик экспедиция старт ала.

Рус география җәмгыяте яшьләрнең су асты-тикшеренү отряды Шешма, Прость һәм Чулман елгалары буенча катараманнарда йөзәчәк. Йөзү маршруты 3 августта Яңа Чишмә авылында башлана һәм 6 августта Чистайда тәмамлана. Экспедиция отрядында ике төркем: берсе елга буйлап катараманнарда йөзә һәм беренче төркемне маршрут буйлап автомобильләрдә озатучы техник ярдәм төркеме.

Проект Идел һәм Чулман су саклау зоналары елына багышлана, ул Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2016 елда уза.

«Экологик экспедиция» ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары муниципалитетлары белән бергә җәмәгатьчелек игътибарын елгаларның экологик халәтенә һәм җәмгыятьтә табигатьтән файдалану һәм яшьләр арасында экологик культура формалаштыру, кече елгаларның пычрануы белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнү һәм республика сулыклары яр буйлары территториясенең экологик халәте проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан гамәлгә ашырыла.

Экспедиция стартында һәм финишында елга буйлары территорияләрен чистарту буенча экологик акция планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International