Татарстанда бөртекле культуралар биләгән 274 мең гектар кырдан уңыш җыеп алынган

2015 елның 31 июле, җомга
Татарстанда бөртекле культуралар биләгән 274 мең гектар кырдан уңыш җыеп алынган, бу уңыш җыеп алынырга тиешле мәйданның 17 процентын тәшкил итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

Бүгенгә гектарыннан 21,9 центнер уңыш чыкканда, 601,2 мең тонна ашлык суктырылган.

ТР Буа, Апас, Алексеевск, Зәй һәм башка районнар игенчеләре уңышны җыеп алу темпларын тизләтте.

Кичә Татарстанның барлык кырларында эш гөрли иде, кайбер районнарда гына яңгыр явып узды, ә бүген яңгыр республиканың күпчелек районнарында

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International