ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында быел грант алучыларның икенче төркемен билгеләделәр

2015 елның 31 июле, җомга
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында быел грант алучыларның икенче төркемен билгеләделәр. Грантлар бирү буенча өстәмә сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Грант ияләре аны крестьян-фермерлык хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерә ала. Шулай ук эш башлаучы фермерларга бер тапкыр бирелә торган ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

29-30 июльдә “2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү” программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Грантларның гомуми күләме 48 млн 94 сум тәшкил иткән, аның 33 млн 660 мең сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелә.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International