Әлмәттә бакча җиләгенең беренче уңышы җыеп алынды

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә бакча җиләген җыюга керештеләр. Әлмәт җурналистлары бүген республикада беренче, ферма күләме буенча Россиядә икенче булган бакча җиләге һәм кура җиләге плантациясендә булдылар. Ул Әлмәтнең экологик мохите иң чиста булган урынында – Ямаш авылы тирәлегендә урнашкан. Биредә июнь аенда 130 км бакча җиләге түтәле һәм 50 километрлап кура җиләге утыртылган иде. Бу эшкә 200ләп кеше җәлеп ителде.
Бакча җиләгенең беренче уңышы, алдан уйланганча, бер ай эчендә өлгерде. Монда бүген 50ләп кеше җиләк түтәле утый, уңыш җыя. Аларның күпчелеге студентлар, укучылар, Рус Акташы, Новоникольск, Югары Акташ кешеләре һәм әлмәтлеләр. Мисал өчен, политехника техникумы студенты Алина Шәрипова бирегә җәйге чорда бераз акча юнәтү максаты белән килгән.

«Мин үзем Рус Акташыннан. Монда эшләүнең кагыйдәсе отышлы: эш графигын үзеңчә көйләргә була. Түләү эш нәтиҗәсе буенча”, - ди Алина.
Бер сәгать эш вакыты өчен 70 сум яки аннан да күбрәк акча түләнә. Әлмәттә җиләк кластеры барлыкка килү авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен яңа эш урыннарын ачу мөмкинлеген тудырды. Алай гына да түгел. Шәһәрдә яшәүчеләр дә акча эшләү мөмкинлеген алды. Рәмзия Мортазина – 6 нчы мәктәпнең физкультура укытучысы. Үзенең ялын ул быел җиләк плантациясендә эшләүгә багышлады. «Иртәнге сәгать җидедән Яшьләр үзәгеннән махсус автобус безне шушында алып килә, кичен кире алып кайта. Бу бик уңайлы,” – ди Рәмзия Мортазина.

Уңышны җыю тагын 3-4 атна дәвам итәчәк. Җиләкне сатып ала башладылар инде. Килограммы – 200 сумнан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International