ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе балалар мәйданчыгын ачу тантанасында катнашты

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Шевченко урамындагы 116 нчы йорт каршындагы ишегалдында балалар мәйданчыгын төзекләндерү район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин инициативасы белән тормышка ашырылды. “Минем яраткан Әлмәтем” шәһәр үсеше стратегиясе кысаларында июнь аенда “Минем яраткан ишегалдым” проекты дөнья күрде. Аның максаты – нәни әлмәтлеләрнең ялын файдалы һәм кызыклы итү. Бу инде чират буенча алтынчы мәйданчык. Айрат Ринатович микрорайонда яшәүчеләрне истәлекле вакыйга белән кайнар котлады.

-​ “Минем яраткан ишегалдым” проекты буенча җәйге чорда 30 мәйданчык ачылачак. Агымдагы атнада шуларның тагын берсен Габдрахман авыл җирлегендә ачабыз. Агымдагы елда президент программасы кысаларында шәһәрдә 5 спорт мәйданчыгы ачылачак”, - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.

Чарада махсус кунак – ТР Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, автор һәм алып баручы Илшат Әминов та катнашты.

Бүген әлеге ишегалдында 1485 кеше яши, шуларның 261е – 14 яшькә кадәр булган балалар. Алар өчен концерт программасы тәкъдим ителде, котлау сүзләре дә күп яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International