Татарстанда 339 күп фатирлы торак йортта капиталь ремонт төгәлләнгән

2015 елның 25 июле, шимбә
Татарстан Республикасында 2015 ел программасы буенча күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт 42 муниципаль районның бөтен 999 объектында башланган. 339 күп фатирлы торак йортта капиталь ремонт төгәлләнгән, Дәүләт торак инспекциясе 43 объектны кабул иткән, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш ,архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белдерде. Республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Алексей Фролов белдергәнчә, 9 муниципаль районда (Спас, Балтач, Аксубай, Апас, Арча, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш) күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр төгәлләнгән. 24 июльгә булган мәгълүматларга караганда, гомуми белем бирү мәктәпләрендә капиталь ремонт программасы буенча 91,2 процент акча үзләштерелгән. 36 мәктәптә эшләр тулысынча төгәлләнгән. 83 объектта эш дәвам итә. Коррекцион мәктәпләрдә бары тик Мөслим районындагы бер объектта гына эш беткән, ә калган 6 объектта эшләр дәвам итә. Яшүсмерләр клубларында капиталь ремонт 17 объектта тәмамланды, 11 объектта эш дәвам итә.

Җылыту системасын шәхси казаннарга күчерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында 3 183 фатирда фасад газүткәргечләре монтажланган, 3 мең 80 фатирда фатир эчендәге газ җиһазлары монтажланган, 1 мең 636 фатирда җылыту системасы монтажланган. Социаль-мәдәни өлкә объектлары котельняларында казаннарны алыштыру программасы буенча 92 объектта бөтен 137 казан да алыштырылган. Авылда су белән тәэмин итү программасы буенча эшләр график буенча дәвам итә. Бүгенгә 170,85 км суүткәргеч челтәре салынган, республиканың бөтен районнарында эш алып барыла. Моннан тыш, 25 скважина борауланган, 24 су башнясы куелган. Объектларның җылыту сезонына әзерлегенә килгәндә, бүген торак фондының әзерлеге 43,6 процент тәшкил итә, социаль-мәдәни өлкә объектлары - 56,5 процент, коммуналь инфраструктура объектлары – уртача 61 процент.

Алексей Фролов, сыер абзарларын һәм яшелчә-бәрәңге саклау урыннарын капиталь ремонтлау, силос-сенаж траншеялары төзелеше дәвам итә, дип белдерде. Бүгенгә сыер абзарларын капиталь ремонтлау программасы буенча 40 районда 225 сыер абзарында эш башланган. Аксубай, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарында эш башланмаган, бу аларның бу программада катнашудан баш тартуы белән бәйле. Республикада 136 силос-сенаж траншеясе төзелеше алып барыла. 37 районда 135 силос-сенаж траншеяларында эш башланган инде. Бөтен 16 районда да 37 яшелчә-бәрәңге саклау урыннарында капиталь ремонт программасы башланган.

Татарстанда “Парклар һәм скверлар” пргрммасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2015 елда программаны республика бюджетыннан гомумфинансау күләме 1 млрд сум тәшкил итә, җирле бюджетлар һәм бюджеттан тыш чыганаклардан – 500 млн сум. Парклар һәм скверлар исемлеге расланган – 144 объект. Бүгенгә булган мәгълүматларга караганда, 45 районда 141 объектта эш башланган, 15 объектта эш төгәлләнгән. Казанда 31 паркны һәм скверны реконструкцияләү ниятләнә, аларның 16 сы республика бюджетыннан финансланачак.

Илдар Халиков планлаштырылган бөтен объектларны капиталь ремонтлау буенча эш барышын ныклы контрольдә тотарга чакырды, бигрәк тә гомуми белем бирү мәктәпләрендәге эшләргә игътибарны юнәлтте.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучылар игътибарын җылыту сезонына әзерлек, шулай ук бөтен республика программаларын куелган срок буенча гамәлгә ашырырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International