Район башкарма комитеты җитәкчесе башта “Елховлес” предприятиесендә булды, аннан авыл белән танышып чыкты. Авылның киләчәге бар. Биредә 14 яшькә кадәрге 384 бала яши. Быел 14 бала дөньяга килгән. Тантана вакытында балалар өчен спорт һәм күңел ачу уеннары да оештырылган иде.