Бүген әлмәтлеләрне ишегалды бәйрәмендә көтәләр

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
22 июльдә 17.00 сәгатьтә Әлмәтнең Чапаев урамындагы 6 нчы йорт ишегалдында бәйрәм була.

Биредә тантаналы рәвештә балалар мәйданчыгын ачачаклар. Бу – Әлмәттә «Минем яраткан ишегалды» проекты буенча төзелгән өченче мәйданчык. Бәйрәм кунаклары һәм хуҗалары өчен концерт программасы оештырылачак, ә кечкенә әлмәтлеләрне күңелле уеннар һәм бәйгеләр көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International