Әлмәт районында 16 авыл өчен ветпункт ачылды

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
Бүген Яңа Кәшер авылында яңа ветеринария пунктын ачыла.

Бу – республика программасы нигезендә Әлмәт районында төзелгән икенче пункт.

Яңа Кәшердәгесе Әлмәт районының 16 авылына хезмәт күрсәтәчәк. Монда Яңа Кәшернең үзендәге 4 күмәк фермер хуҗалыгы да, «Яңа Михайловка» ҖЧҖ дә, 748 шәхси хуҗалык та керә. Пункт карамагында 1 145 баш мөгезле эре терлек, 189 баш мөгезле вак терлек, 21 ат, 12 дуңгыз, 490 песи һәм эт. Әле кош-корт та бар. Алар Яңа Кәшер авыл җирлегендә генә дә 2,5 мең баш исәпләнә.

Яңа ветпунктта участок ветеринария табибы эш бүлмәсе, даруханә, ясалма орлыкландыру урыны, вак йорт хайваннарына медицина ярдәме күрсәтү өчен клиника бар.

"Татмедиа"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International