“Татарстан укучыларының нәтиҗәләре, башка төбәкләр күрсәткечләре белән чагышытырганда, начар булмаса да, бу юнәлештә эшлисе эшләр бик күп әле”, – дип билгеләп үтте ул.
Шул ук вакытта Энгель Фәттахов бары тик БДИ нәтиҗәләренә карап кына чыгарылыш укучыларына да, аларның укытучыларына да бәя бирүнең дөрес түгеллегенә игътибар юнәлтте.
“БДИ тирәсендәге шау-шу, ыгы-зыгыны бетерергә кирәк: укучылар, әти-әниләр, укытучылар күпме борчыла. Баланың 1нче сыйныфтан башлап шәхси белем алу траекториясе булырга тиеш. Аның кайсы юнәлеш буенча һәм ни дәрәҗәдә сыйфатлы белем алуы турында алдан белү зарур. Башлангыч, төп һәм урта мәктәпләрдә укучыларның белемен тикшерү дә нәкъ менә шуңа юнәлтелгән”, – дип сөйләде министр үзенең чыгышында.