Әлмәт төзүчеләре иң алдынгы булыр өчен ярыша

2015 елның 13 июле, дүшәмбе
Төзүчеләр көне уңаеннан 13–25 июль көннәрендә Әлмәттә һөнәри осталык ярышлары уздырыла. Бүген Сосновка авылы җирлегенең Якташ микрорайонында штукатурчылар бәйгесе булып узды. Һөнәри осталык бәйгесендә 4 звено катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче һәм икенче урынга “АИСК” компаниясе, өченче урынга “Арслан” предприятиесе штукатурчылары чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International