Кузайда балачак бәйрәме

2015 елның 10 июле, җомга
Бүген башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин Кузай авылы җирлегендә балалар мәйданчыгы ачу тантанасында катнашты. Мәйдан “Мин яраткан Әлмәт” проекты кысаларында сафка бастырылган.

Кузай авылында яшәүче балалар өчен күптән көтелгән әлеге объектны ачу –авылда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән эшчәнлекнең бер чагылышы.

Тантана вакытында Айрат Хәйруллин озак еллар бергә яшәүче Вотяковлар гаиләсен дә тәбрикләде. Гаиләнең гомумми педагогик стажы 124 елдан артык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International